Аигел - Көтәм

Көтәм
Аигел
03:27
Download MP3

Song lyrics

[Куплет 1:]
Көтәм.
Төннәрем озын,
Төшемдә — йөзең,
Күкрәгем кыса,
Әйтүең кыйсса.

[Куплет 2:]
Кайт –
Кулларым җылы,
Бозлардай җилең,
Карашың авыр,
Сабыр ит,
Сабыр бул.

[Куплет 3:]
Бирмәм
Яманга ирек,
Җаныңны төреп
Явыздан саклыйм.

[Куплет 4:]
Кайт –
Учымда чеби,
Эчемдә — сабый,
Үзәгеңдә кар,
Минеке — кайнар.

[Куплет 5:]
Елар
Күзләрем-елга,
Суларымны эч,
Йөрәгем тыныч:
Өзелмәс җебең,
Корымас җирең,
Терелер тәнең,
Мин сине көтәрмен,
Мин сине көтәрмен.